Бүген Балык Бистәсе муниципаль районында «Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле технологияләре - авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыкларның баш зоотехниклары катнашты.
Киңәшмәдә 2021 елның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. Агымдагы елда тулаем сөт җитештерү 40 мең тоннага арткан. Шул ук вакыт эчендә 181 мең бозау туган, бу узган елга карата 95% тәшкил итә.
Бу яктан Тәтеш муниципаль районы уңай үрнәк булып тора. 2021 ел башына районда сыерларның баш саны 270 башка арткан, шул исәптән үзләрендә туган терлекләр һәм читтән маллар сатып алу исәбенә. Сатып алып сыерлар санын арттырган хуҗалыкларга өстәмә субсидияләр бирелгән. Районда шулай ук яңа технологияләр кертеп, терлекчелек фермаларын реконструкцияләү дә актив башланган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мондый активлыгы кулланыла торган технологияләрнең югары нәтиҗәлелеген аңлауга бәйле.
"Продукция җитештерү күбесенчә терлекләргә өзлексез рәвештә җылы су эчерүгә бәйле. Күп җитәкчеләр хәзер абзарларда бозаулар өчен су температурасы дәрәҗәсен саклый торган системалар кертәләр. Заманча технологияләрнең нәтиҗәлелеге күз алдында – мондый хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны арта. Калган предприятиеләргә ел ахырына кадәр терлекләрнең баш санын тотрыкландырырга һәм алга таба аларның баш санын киметмәскә кирәк булачак. Моның өчен барлык алшартлар да бар. Сыерларның баш санын торгызу һәм арттыру өчен дәүләт тарафыннан субсидияләр бирелә", - дип, нәтиҗә ясады Ленар Гарипов.