Татарстан аграрийларын «Фермер мәктәбе»нә чакыралар

2021 елның 1 октябре, җомга

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башланды, ул финанс яктан тотрыклы һәм табышлы яңа фермер хуҗалыкларын булдыруга, моңа  кадәр  гамәлдә булган бизнесның нәтиҗәлелеген арттыруга, АПКда бизнес алып баручы иң яхшы практикларны  үстерүгә һәм алга этәрүгә  ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Белем бирү программасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

 Бушлай белем бирү программасында Татарстан Республикасыннан крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнаша ала.

- “Фермер мәктәбе” - яңа эш башлаучы фермерга бизнес алып бару нигезләрен нульдән башлап тулы көченә эшли башлаганчы үзләштерергә мөмкинлек бирә торган уникаль проект. Программа укучылар өчен фермер эшенең барлык аспектларын җентекләп өйрәнә алырлык итеп  төзелгән. Бу елның язында без “Фермер мәктәбе”ендә лекцияләр курсы үткәрдек инде. Әлеге программага  бик күп уңай фикерләр бирелде, шуңа күрә Татарстанда тагын бер  укыту агымын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде, - дип сөйләде Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

 Укулар 20 октябрьдә башлана. Яңа  эш башлаучы  фермерлар өчен «Кошчылык», «Терлекчелек», «Атчылык», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча теоретик дәресләр һәм күчмә практик мастер-класслар эшләнгән.

«Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен 11 октябрьгә кадәр электрон адреска: sh.fermer_rt@mail.ru/ гариза һәм кирәкле документлар исемлеген, презентацияләү һәм/яки видеоролик җибәрергә кирәк. Катнашу шартлары белән тулырак итеп Нигезләмәдә танышырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/shkola-fermera.ht.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International