Авыл туризмының гидлар мәктәбе: туристик проектларны эшләүчеләрне масштаблы укуда катнашырга чакыралар

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Авыл туризмының гидлар мәктәбе – тәҗрибә булу-булмауга карамастан,   агротуризмда үзләрен  күрсәтергә теләүчеләр  өчен масштаблы уку ул. Шулай ук яңа белем алырга  һәм фикердәшләр бергәлегенең  бер  өлеше булырга  теләүчеләр өчен дә.  Белем бирү программасы 26-28 февральдә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак.

Өч көн дәвамында федераль һәм республика эксперт-практиклары үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм түбәндәге актуаль мәсьәләләрне караячаклар:

 - уникаль туристик туристик  тәкъдимнәрне үстерү стратегиясен эшләү

тәкъдим;

- бергәлек төзү  һәм социаль капитал булдыру;

- туристик продуктны планлаштыру бизнесы;

- социаль челтәрләрдә җирлекнең уникаль стилен булдыру.

 Программада туристик продуктлар булдыру белән кызыксынучы эшкуарлар, шул исәптән, КФХ башлыклары, туризм һәм сервис өлкәсе хезмәткәрләре, event-менеджерлар, кунакчыллык өлкәсендәге проектлар авторлары, шулай ук муниципаль районнарның муниципалитетларда туризм тармагын үстерүдә үзләрен сынап карарга теләүче башка   вәкилләре катнаша ала. Анда катнашуга  муниципаль районнардан  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге вәкилләр  чакырыла.

Программада катнашу өчен 24 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк:  

https://docs.google.com/forms/d/1d6dUAk4HMAYS309P6CsAWY0zCuj55rhnKAuurvvG2M/viewform?edit_requested=true

Программада  катнашу  бушлай.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International