Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгын микроисәпкә алу нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында 2021 елгы авыл хуҗалыгын микрәисәпкә алу йомгаклары буенча киңәшмә узды. Чарада шулай ук Федераль дәүләт статистикасы хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Кенчадзе, Татарстан  Республикасының  Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина, Росстатның Авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә табигать мохите статистикасы  идарәсе башлыгы Наталья Шашлова катнашты. Киңәшмә эшендә Росстат  Үзәк аппаратының идарә башлыклары, вәкилләре, Россия  Федерациясенең барлык  субъектларыннан территориаль органнары хезмәткәрләре, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

“Ышанып әйтергә була, микроисәпкә  алу  уңышлы узды. Бу - илнең авыл хуҗалыгы тармагына  сыйфатлы бәя бирү”, - дип ассызыклады Дмитрий Кенчадзе.

Татарстанда авыл хуҗалыгын микроисәпкә  алу түбәндәгеләр буенча  башкарылды: 

•         598 авыл  хуҗалыгы оешмасы,

•         2585 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси  эшкуарлар,

•         1383  гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм коммерциягә карамаган башка  ширкәтләре,

•          гражданнарның  420 меңнән артык шәхси  ярдәмче хуҗалыклары.

«Авыл хуҗалыгының микроисәбен алу нәтиҗәләре исәпкә  алу  чорлары  арасында авыл халкының  мобильлегенә бәйле процессларны ачыкларга тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. Алынган мәгълүмат авыл хуҗалыгын һәм аңа бәйле тармакларны үстерүнең перспектив территориаль схемаларын эшләргә мөмкинлек бирәчәк, бу республика АПКсына нәтиҗәле идарә итү өчен бик  кирәк», - диде Марат Җәббаров.

Үз чиратында Наталья Гатауллина болай диде: 2021 елгы авыл хуҗалыгын микроисәпкә алу йомгаклары авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләрне күрсәтәчәк һәм, ил АПКсының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, дәүләт хакимияте органнарын тарафыннан икътисадый ярдәм чараларын төгәл фаразларга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасының аграр секторына килгәндә, монда инновацион технологияләр киң кулланыла, прогрессив цифрлы чишелешләр  гамәлгә кертелә. Биредә шулай  ук авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү дә югары   дәрәҗәдә,  бу төбәк өчен мөһим күрсәткеч булып тора.

 Моннан тыш, киңәшмәдә Татарстанда авыл хуҗалыгында эшчәнлекнең  гадәти булмаган рәвешләре арта, дип ассызыкладылар. Мәсәлән, кузы чикләвеге (грецкий орех)   үстерү яки тәвә кошлары үрчетү кебек юнәлешләр.

2021 елгы авыл хуҗалыгын микроисәпкә  алуның башлангыч йомгаклары, узган еллардагы  исәпкә алу белән чагыштырганда, авыл җирлегендәге гражданнар хуҗалыкларында исәпкә алынган объектлар саны һәм кишәрлекләрнең гомуми мәйданы артуын күрсәтә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International