Аксубай районында World Skills – «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Аксубай муниципаль районында Аксубай универсаль технологияләр техникумы базасында умартачылык компетенциясе буенча World Skills – «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза. Аның ачылышында   Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе ДБУ җитәкчесе Марат Миңнебаев, Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм башкалар катнашты.

Чемпионатта 5 район катнаша: Аксубай, Нурлат, Чистай, Мамадыш һәм Алексеевск районнары. 3 көн дәвамында катнашучыларга 6 модуль узарга туры киләчәк, аларга умарта ояларын кышка әзерләү, азык запасларын тулыландыру, балның физик үзенчәлекләрен билгеләү, умарталар  авыруларын диагностикалау һәм аларны дәвалау, умарта  оясын балавыз  һәм   балдан бушаган  кәрәз рамнары  белән  киңәйтү кебек компетенцияләр керә.

Җиңүче Татарстан данын Бөтенроссия ярышларында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International