Татар чәе - сәламәтлек өчен файдалы эчемлек, аны системалы рәвештә куллану иммунитетны ныгытырга мөмкинлек бирә. Аның составына керүче үләннәр организмга уңай йогынты ясый, аны чистарта, организмның эшләвен нормальләштерә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында яшелчәләр җыю буенча сезонлы эшләр динамикасына багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узды. Киңәшмәдә илнең төрле төбәкләреннән тармак министрлыклары җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
«Алтын көз-2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан мелиораторлары берьюлы биш медаль, шул исәптән дүрт алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе»ндә белем алу проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алуга гаризалар кабул итү тәмамланып килә. Әлеге проект финанс яктан тотрыклы һәм табышлы яңа фермер хуҗалыкларын булдыруга, моңа кадәр гамәлдә булганнарының нәтиҗәлелеген арттыруга, АПКда бизнес алып баручы иң яхшы практикларны үстерүгә һәм алга этәрүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Белем бирү программасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!
Ел саен уздырыла торган Уңыш бәйрәме бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы кунаклары булып инвесткомпанияләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре башлыклары, тармак ветераннары җыелды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре Дубайда Экспо-2020 Бөтендөнья күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә инновацияләр һәм күренекле казанышлар күрсәтелә, ул 192 илдән катнашучыларны һәм Бөтен дөньядан миллионлаган килүчеләрне берләштерә.
«Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында 7 октябрьдән Илкүләм гастрономия фестивале эшли башлады, анда бөтен илдән фермерларның иң яхшы продукциясе, шул исәптән «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендлары конкурсында катнашучыларның да продукция күрсәтелә.
«Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов, «Петербург трактор заводы» АҖ директоры Сергей Серебряков һәм «ФосАгро-Регион» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Вовк белән берничә эшлекле очрашу үткәрде. Эшлекле очрашулар барышында алар актуаль мәсьәләләр һәм якларның хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Бүген Агросәнәгать комплексы атналыгы кысаларында «Алтын көз – 2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсе – илдә авыл хуҗалыгы казанышларын күрсәтүнең иң зур чарасы ачылды. Чарада Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация катнаша.