Бүген Министрлыкта “Сөткә юл!” юбилей автоузышына старт бирелде. Татарстан Республикасында сөт тармагын үстерүгә багышланган конференциядә перспективалар һәм проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Анда министрның беренче урынбасары Наил Залаков, Сөт базарын өйрәнү үзәгенең генераль директоры Михаил Мищенко, Министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, хуҗалыклар, сөт эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
28 - 30 июль көннәрендә Калининград өлкәсенең Сокольники поселогында АПК өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларның берсе – «Бөтенроссия кыр көне – 2022» күргәзмәсе узды.
28 - 30 июльдә Калининград өлкәсенең Сокольники поселогында АПК өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларның берсе – «Бөтенроссия кыр көне – 2022» күргәзмәсе уза. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.
Казанда республикада беренче «Фермер утравы»н ачу тантанасы булды. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары хәзер җирле фермерларның продукциясен Казан шәһәре, Батыршин ур., 20а адресы буенча урнашкан «Пятерочка» сәүдә челтәре кибетендә сатып ала алачаклар.
27 июльдә Азнакай муниципаль районының «Марс» ҖЧҖендә урып-җыю кампаниясе башлануга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ягъфәров Азат, район башлыгы Шәйдуллин Марсель, АПК ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЭЭМ җитәкчеләре катнашты. Урып-җыюны оештыру, техника һәм янгын куркынычсызлыгы, уңышны саклау, көзге культураларны чәчү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең башка мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Векторны бүгенге көндә АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең республика, край, өлкә һәм шәһәр оешмалары яшьләр советларының әйдәп баручы көче булган яшь егетләр һәм кызлар, булачак һөнәр берлекләре активлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, профильле уку йортлары студентлары билгеләячәк.
Көз көне агробизнес җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча «АПКда цифрлы трансформация» курсының чираттагы агымы башлана.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт бюджет учреждениесендә булды. Бүлекләр буенча экскурсияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде. Лаборатория эшчәнлеге белән шулай ук министр урынбасары Ленар Гарипов, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев та танышты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр милекчеләренә, бигрәк тә җирләрен чүп үләне басып киткән затларга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штрафлар күләмен арттыру турында хәбәр итә.
2022 елның мартыннан Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр эшчәнлеген комплекслы автоматлаштыру башланды.