Марат Җәббаров «Республика ветеринария лабораториясендә» булды

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт бюджет учреждениесендә булды. Бүлекләр буенча экскурсияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде. Лаборатория эшчәнлеге белән шулай ук министр урынбасары Ленар Гарипов, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев та танышты.

 «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУдә тикшерүләр уздырыла  торган   10 бүлекне  күрсәттеләр.  Аларның төп максаты - халыкның сәламәтлеген кеше һәм хайваннар өчен уртак булган чирләрдән саклау; авыл хуҗалыгы, йорт, зоопарк хайваннарын һәм башка хайваннарны, кошларны, балыкларны, умарта кортларын да кертеп, йогышлы һәм башка авырулардан  кисәтү һәм аларны  бетерү; терлекчелеккә хезмәт күрсәтүнең төбәк планнарын гамәлгә ашыру; Татарстан Республикасы территориясен   читтән  керергә мөмкин булган хайваннар авыруларыннан саклау.

Шулай ук Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт бюджет учреждениесенең илкүләм аккредитация системасында II-IV патоген төркем авыруларны кузгатучыларга бәйле эшчәнлек алып  баруга аккредитациясе, лицензиясе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International