Казанда «Фермер утравы» ачылды

2022 елның 29 июле, җомга

Казанда республикада беренче «Фермер утравы»н ачу тантанасы булды. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары хәзер җирле фермерларның продукциясен Казан шәһәре, Батыршин ур., 20а адресы буенча урнашкан «Пятерочка» сәүдә челтәре кибетендә сатып ала алачаклар.

Киң ассортиментта традицион икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе һәм сырлар, хәләл казылык әйберләре. Фермер кымызы һәм саклау срогы кыска булган өр-яңа чәк-чәк аерым игътибарга лаек.

 Мондый "Фермер утраулары" фермер продукциясен сатуга ярдәм итүгә һәм аны кулланучыга турыдан-туры аңа якын урнашкан кибетләрдә сатуны оештыруга юнәлдерелгән. Ярминкәләрдән аермалы буларак, биредә җирле фермер продукциясен көн саен сатып алырга мөмкин, шул исәптән эштән өйгә кайтканда да, - дип билгеләп үтте Кече һәм урта  предприятиеләр (МСП)  корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич. - Казанда проектка республиканың төрле районнарыннан берьюлы 18 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе кушылды, димәк, сатып алучыларның сайлау мөмкинлеге киң булачак".

«Фермер утравы» пилот проекты Кече һәм урта  предприятиеләр  корпорациясе инициативасы буенча 2021 ел ахырында эшли башлады. Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Пятерочка» федераль сәүдә челтәре белән берлектә гамәлгә ашырыла.

 "Бүгенге көндә фермерлар республика агросәнәгать комплексының иң динамикалы секторы булып тора. Алар авыл хуҗалыгы продукциясенең иң мөһим төрләрен җитештерүдә ел саен үз өлешләрен арттыралар, яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәләр. Сәүдә челтәрләрендә мондый утраулар ачылу - фермерларның үзләре өчен дә, шәһәр халкы өчен дә зур ярдәм, бер яктан, фермер үз продукциясен эре ритейлларда сату мөмкинлеге ала, ә сатып алучы өчен бу турыдан-туры фермерның  үзеннән  натураль, сыйфатлы продукт сатып алу ысулы. Бу тәҗрибәгә ихтыяҗ булыр дип өметләнәм һәм киләчәктә без эре челтәрләр киштәләрендә җирле фермер продукциясен күюрәк күрербез», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

 «Фермер утравы» киштәләренә эләгү өчен продукциянең сертификаты  булырга тиеш, республикада җитештерелгән булырга һәм федераль сәүдә челтәрләрендә сатылмаска тиеш.

X5 Group Вице-президенты, дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директор Станислав Богданов: “Казан “Фермер утравы” проектына кушылды һәм без әлеге форматка  кулланучыларда да, җитештерүчеләрдә дә ихтыяҗ булуга  шат, ул торган  саен күп шәһәрләрдә ачыла.  Проектны үстерү җирле фермерларның үз продукциясен нәтиҗәле һәм уңайлы сату каналына керү мөмкинлеген алуга ярдәм итә. 2022 ел ахырына кадәр без мондый «утраулар»ны 20 төбәктә эшләтеп җибәрерүне  планлаштырабыз».

 Казанда проектның операторы - Минһаҗева Ләйлә КФХсы. Эшкуар «Фермер утравы»нда тәмле, сыйфатлы татар продукциясен булдыруга  омтыла  һәм шуңа  күрә яңа тәэмин итүчеләр белән хезмәттәшлеккә ачык.

 Ләйлә Минһаҗева авылда туып үскән һәм татар халкының барлык традицияләрен җиренә җиткереп үти. Гадәттәгечә, татар кухнясында җирле продуктлардан әзерләнгән тәмле, туклыклы  ризык өстенлек итә. Ләйлә Минһаҗева үз цехында күп төрле ярымфабрикатлар, шул исәптән буыннан буынга  күчеп килә торган гаилә рецептлары буенча әзерләнгән пироглар, мантылар һәм пилмәннәр    җитештерә. Ләйлә болай ди: “Әни үз вакытында үзенчәлекле рецепт буенча мантылар һәм пилмәннәр әзерли иде.  Ә аның пирогларына тиңнәр булмады, бөтенесе мактый иде. Мин шул тәҗрибәне үзләштердем һәм  әнием  ризыкларының  тәмен  дәвам итү,  бу  ризыкларны  һәр кешегә җиткерү минем   хыялым иде”.

 “Фермер утравы” shop-in-shop форматында эшли, аның киштәләрендә кооперация принцибы буенча эшләүче кече һәм микропредприятиеләргә караган җирле җитештерүчеләр продукциясе булачак. Хәзерге вакытта Россиянең 11 субъектында – Новосибирск, Омск, Иваново, Ростов, Түбән Новгород, Владимир, Ярославль өлкәләрендә, Башкортстанда, Татарстанда, Кырымда һәм Удмуртиядә 14 «Фермер утравы» оештырылган. Бу  ел ахырына  проектка  илнең 20дән артык төбәге кушылачак. Гамәлгә ашыру Кече һәм урта  предприятиеләргә  ярдәм итү буенча илкүләм проект кысаларында уза. Үз утравын   ачарга теләүчеләр РФ кече һәм урта  предприятиеләренең (РФ МСП) цифрлы платформасында заявка  бирә алалар.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International