Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр милекчеләренә, бигрәк тә җирләрен чүп үләне басып киткән затларга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штрафлар күләмен арттыру турында хәбәр итә.
Штрафлар күләмен арттыру шулай ук вазыйфаи һәм юридик затларга да кагылачак. Хәзер вазыйфаи затлар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен – 20 000 сумнан 30 000 сумга кадәр, юридик зат булмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы затлар – 40 000 сумнан 60 000 сумга кадәр һәм юридик затлар 300 000 сумнан 400 000 сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә агач-куаклар, коры үләннәр үскән очракта, янгыннар чыгуны булдырмас өчен туфракны эшкәртергә кирәк. Шулай ук авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланмау Салым хезмәте тарафыннан җир салымы ставкасын 1,5% күләмендә куллануга китерә, моңа кадәр ул кадастр бәясеннән 0,3% иде.