Татарстан мелиораторлары һәм галимнәре «Бөтенроссия кыр көне – 2022» күргәзмәсе эшендә актив катнаштылар

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

28 - 30 июль көннәрендә Калининград өлкәсенең Сокольники поселогында АПК өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларның берсе – «Бөтенроссия кыр көне – 2022» күргәзмәсе узды.

Россиянең мелиорация комплексы казанышлары белән Бөтенроссия агрокүргәзмәсендә катнашучылар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация, җир сәясәте һәм дәүләт милке департаментының махсуслаштырылган мәйданчыгында таныша алдылар. Департамент экспозициясендә мелиорацияне үстерү буенча гамәлдәге федераль программалар һәм проектлар, шулай ук мелиорация техникасы җитештерү турында, шул исәптән Казан сугару техникасы заводында 2016 елдан башлап чыгарыла торган киң колачлы, электрлаштырылган су сиптерү машиналары   турында да киң мәгълүмат бирелгән иде.

“Бөтенроссия кыр көне – 2022” күргәзмәсенең эшлекле чаралары кысаларында авыл хуҗалыгын үстерүнең актуаль юнәлешләренә багышланган түгәрәк өстәлләр һәм панель дискуссияләр узды. Мелиорация, җир сәясәте һәм дәүләт милке департаменты тарафыннан «Климатны аридизацияләүдән тискәре нәтиҗәләрне киметүнең, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын күтәрүнең, бүгенге шартларда Россия Федерациясенең азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең төп факторы буларак Россия Федерациясенең мелиорация комплексы» темасына түгәрәк өстәл оештырылды, анда «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ җитәкчесе, Татарстан  Республикасы  Фәннәр академиясенең Кулланма тикшеренү институты    өлкән фәнни хезмәткәре Марс Хисмәтуллин, шулай ук РФА Казан  фәнни үзәгенең Татарстан агрохимия һәм туфракны  фәнни-тикшеренү институты директоры Елена Прищепенко катнашты.

  «Идел буе федераль округы мисалында мелиорация комплексы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру» темасына нотык белән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марс Хисмәтуллин чыгыш ясады.

 Ул республиканың мелиорация буенча барлык федераль һәм республика проектлары, төзелеш һәм эксплуатация бүлекчәләре сакланган мелиорация системасы турында, шулай ук мелиорацияне үстерү буенча республикада гамәлдә булган федераль һәм республика максатчан программалары турында сөйләде, аларның авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә мелиорация  өчен тоткан чыгымнарының 70 процентына кадәр субсидиләү мөмкинлеген бирүен  билгеләп  үтте. Дәүләт ярдәменең гамәлдәге юнәлешләре ел саен 5-6 мең гектар сугарулы җирне файдалануга кертергә, 80 мең гектардан артык мәйданны известьларга, шулай ук, 3000 гектардан артык мәйданда саклагыч урман полосалары утыртып, агроурманмелиорация чаралары үткәрергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтелде.  

 Ул шулай ук түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын сугарулы үстерү технологияләрен камилләштерү буенча   фәнни мелиоратив мәйданчыкларда уздырыла торган масштаблы фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды, сугарулы  җирләрдә  органик продукция җитештерү, шулай ук камилләштерелгән су  сиперү    җайланмасы урнагштырылган сиптерү машиналарын җитештерү    турында сөйләде, Россиядә алар беренче тапкыр серияле җитештерүгә кертелгән.

 Түгәрәк өстәлнең модераторы - Җир мелиорациясе департаменты директоры Дмитрий Сорокин Татарстан мелиораторлары эшенә югары бәя бирде, республиканың барлык мелиоратив, фәнни һәм агрохимия хезмәтләренең, АПК органнарының һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең уртак уңай эшен,  шуның нәтиҗәсендә  сугарулы кырларда бәрәңге, яшелчә, азык һәм башка авыл хуҗалыгы культураларының рекордлы уңышы тәэмин ителүен  билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International