Көз көне агробизнес җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча «АПКда цифрлы трансформация» курсының чираттагы агымы башлана.
Бу юлы курс практика һәм кейсларны сүтеп-җыю белән көчәйтеләчәк. Уку материалы тыңлаучыларның алдагы уку агымнарыннан алынган үтенечләре буенча төзелгән.
«РИВЦ» АҖ шулай ук курсның профильле экспертларын сайлап алуга кереште, алар белән зум-очрашулар үткәреләчәк, катнашу форматы, чыгышларга һәм презентацияләргә таләпләр турында фикер алышу бара.
Экспертның бурычы - тыңлаучыга авыл хуҗалыгын цифрлаштыруның практикадагы әһәмиятен һәм аннан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеген җиткерү.
Агропредприятиене цифрлы трансформацияләү - ул предприятиенең табышын арттыруда һәм чыгымнарын киметүдә төп инструмент.
Укырга заявка бирергә өлгерү өчен «РИВЦ» АҖ яңалыкларын күзәтеп барыгыз!