Калининградта "Бөтенроссия кыр көне - 2022" уза

2022 елның 29 июле, җомга

28 - 30 июльдә Калининград өлкәсенең Сокольники поселогында АПК өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларның берсе – «Бөтенроссия кыр көне – 2022» күргәзмәсе уза. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.

 Күргәзмәдә иң заманча авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын, селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге иң яңа эшләнмәләрне күрергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта кыр шартларында тармакның реаль казанышларын бәяләргә мөмкин – ачык һавадагы масштаблы комплекс тәҗрибә кырларын, демонстрацион делянкаларны һәм техника өчен участок-полигоннарны үз эченә ала.

Күргәзмәнең мәйданы - 37 га, шуның 1 гектарга якыны Калининград өлкәсендә үстерелә торган сабан культуралары өчен бирелгән. Биредә бодай, арпа, солы, карабодай, кукуруз, соя, рапс һәм башка үсемлекләрнең 64 сорты һәм гибриды тәкъдим ителәчәк.

Быел чарада, тармак профессионаллары өчен киң программадан тыш, Калининград өлкәсе халкы һәм илнең башка төбәкләреннән килгән кунаклар өчен фестиваль өлеше дә оештырылган. Барлык теләүчеләр хайваннар һәм родео күргәзмәсен, иҗади остаханәләрне, осталар ярминкәсен карый алалар, анда төрле һөнәрчелек продукциясе сатып алырга мөмкин. Россия эстрадасы йолдызлары чыгышы белән бай күңел ачу программасы каралган. Күргәзмәгә  килүчеләр аңа   29 июльдә 13:00 сәгатьтән керә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International