Азнакай районында урып-җыю кампаниясенә старт бирелде

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

27 июльдә Азнакай муниципаль районының «Марс» ҖЧҖендә урып-җыю кампаниясе башлануга багышланган киңәшмә узды.  Киңәшмәдә Россия  Федерациясе   Дәүләт Думасы депутаты Ягъфәров Азат, район башлыгы Шәйдуллин Марсель, АПК ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЭЭМ җитәкчеләре катнашты. Урып-җыюны оештыру, техника һәм янгын куркынычсызлыгы, уңышны  саклау, көзге культураларны чәчү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең башка мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Марс» ҖЧҖ арпаны ваклау һәм консервацияләү өчен  ел саен дымлылыгы 30-35% булганда полимер җиңсәләргә   җыя  башлый.  Уңдырышлылык 51,2 ц/га тәшкил итә, консервантлар кулланып,  110 тонна вакланган арпа җыелган  инде, планда  -  330 тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International