ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районы администрациясендә «Өч бүлемтекле амброзия  райондагы вәзгыять, аңа каршы көрәш чаралары, карантин фитосанитар режимын үтәү»темасы буенча семинар-киңәшмә узды.


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, республикада 2,9 мең тонна ботак-азык, 471,8мең тонна сенаж һәм 99,2 мең тонна печән әзерләнгән. Шартлыча бер баш хайванга 3,3 центнер азык берәмлеге туры килә.

Әлмәт муниципаль районында аның башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә ботак-азык һәм төрле үсемлекләрдән азык әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, дип хәбәр итә “Знамя труда” шәһәр һәм район газетасы.

Татарстан галимнәре терлекләрдә бруцеллез авыруына каршы вакцина уйлап таптылар. 2 июльдәГрозный шәһәрендә (Чечня) Төньяк Кавказ, Көньяк һәм Идел буе ФО ветеринария хезмәтләренең авыл хуҗалыгы терлекләрендә бруцеллез авыруын тамырдан бетерү буенча координация советы узачак. Бу хакта «Татар-информ» агнтлыгы корреспондентына Терлекләрнең токсикологик, радиацион һәм биологик иминлеге федераль үзәгендә (элеккеге ВНИВИ) хәбәр иттеләр.


20
июнь, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, республикада 2,3 мең тонна ботак-азык, 329,4 мең тонна сенаж һәм 74,7 мең тонна печән әзерләнгән. Шартлыча бер баш терлеккә 2,3 центнер азык әзерләнгән.

Минем кече Ватаным” IV Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсына Россия авыл яшьләре берлеге йомгаклар ясады.

“Кеше хезмәте белән данлы” номинациясендә беренче урынны актаныш муниципаль районының Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтҗанова алды.

Азык әзерләү, урак өсте – авыл хезмәтчәннәре өчен иң киеренке вакыт. Азык әзерләү кампаниясе чорында “Сөт ил” ҖЧҖ филиалларына ярдәм итү өчен механикалаштырылган өч отряд копплектлаштырылды.


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 125 мең тоннадан артык азык әзерләнгәнКүпьеллык үләннәр 219,6 мең га мәйданда чаптырылган.
Бүген сүз АПКга дәүләт ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең мондый ярдәмнән файдалана алулары турында барырга тиеш”, - диде Россия Президенты Владимир Путин 18 июньдә Ставрополь дәүләт аграр университетында авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә.

Күпсанлы казанлылыр үтенече буенча түләүсез автобусның йөрү юлы 19 июньнән үзгәртелде, хәзер без “Җиңү проспекты” метро станциясеннән Фучик, Ломжинская һәм Сахаров урамнары аша йөрибез, дип хәбәр итә «Казан» агросәнәгать паркының матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International