Әлмәт районында ботак-азык һәм төрле үсемлекләрдән азык әзерләү 1 нче номерлы мәсьәләгә әверелде

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районында аның башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә ботак-азык һәм төрле үсемлекләрдән азык әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, дип хәбәр итә “Знамя труда” шәһәр һәм район газетасы.

Район башлыгы киңәшмәгә җыелучыларга, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның терлекләрнең баш санын саклап калу буенча чаралар күрергә кирәклеге турындагы йөкләмәсен искә төшерде.

Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр оешмаларыннан һәм предприятиеләреннән һәр вәкилгә иң кыска срокларда ведомстволар үтәргә тиешле күләмнәр буенча разнарядка бирелде. Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре районның аерым авыл хуҗалыгы предприятиеләренә беркетелгән, участоклар буенча эшне оештыру турында Әлмәт һәм Калейкино урманчылыклары белән килешенгән. Район башлыгы, бөтенебезгә дә авыл халкына булышырга кирәк, дип, бик үтенеп сорады, быелгы һава шартларында авыллылар шәһәр халкының ярдәменә аеруча мохтаҗ, диде ул.

Мәҗит Салихов шәһәрдә әлеге йөкләмәнең үтәлешен атна саен тикшереп тора торган штаб төзелүе турында да әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International