Татарстанда 2,3 мең тонна ботак-азык әзерләнгән

2014 елның 20 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, республикада 2,3 мең тонна ботак-азык, 329,4 мең тонна сенаж һәм 74,7 мең тонна печән әзерләнгән. Шартлыча бер баш терлеккә 2,3 центнер азык әзерләнгән.

Терлек азыгы әзерләү буенча Буа, Апас, Кайбыч, Нурлат, Азнакай, Алексеевск муниципаль районнары алда бара.

Агымдагы елның 20 июненә Татарстанда 236,6 мең тонна күпьеллык үлән чаптырып җыелган, бу гомуми фаразның 52%ын тәшкил итә.

Республика аграрчылары ашламалар кертүне (573,2 мең га), чәчүлекләрне чүпләрдән эшкәртүне (1472,2 мең га),корткычлардан һәм авырулардан эшкәртүне (832,4 мең га) дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International