Татарстаннан “Минем кече Ватаным” IV Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында катнашучылар премияләр алдылар

2014 елның 20 июне, җомга

Минем кече Ватаным” IV Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсына Россия авыл яшьләре берлеге йомгаклар ясады.

“Кеше хезмәте белән данлы” номинациясендә беренче урынны актаныш муниципаль районының Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтҗанова алды.

Өченче урынны “Авылым торак пунктының Web-сайты” номинациясендә Татарстан Республикасы Баланлы гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура һәм ОБЖ укытучысы Чулпан Галләмова алды.

Быел оештыру комитетына 2 меңнән артык конкурс материаллары керде. Иң күбе Пенза, Воронеж, Пермь һәм Түбән Новогород өлкәләреннән килгән иде. Нәтиҗәдә конкурс премияләрен Россиянең 17 төбәгеннән 29 катнашучы алды, иң популяр номинацияләр - "Авылым тарихы”, “Кеше хезмәте белән данлы”, "Россия халыклары традицияләре" булды.

Әлеге конкурс 2009 елдан башлап уздырыла, аның максаты – яшь буында патротизм идеяләре тәрбияләү, үз авылың, милләтең өчен горурлану хисе уяту. Ул югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, яшь тикшеренүчеләр һәм үзенең кече Ватаны тарихын һәм традицияләрен саклап калуда битараф булмаган башка бик күпләр өчен популярга әверелде.

Конкурска җибәрелгән эшләр кечкенә шәһәрләрнең һәм авыл җирлекләренең www.rodina-portal.ru. бердәм мәгълүмат киңлегенең бер өлешен тәшкил итәләр. Авылларның электрон битләрен конкурсның оештыру комитеты һәм волонтерлар алып бара. Интернетка кереп, һәркем үз авылына булыша ала. Моның өчен (rssm@inbox.ru) электрон адреска үзеңнең торак пунктың турында мәгълүмат җибәрергә кирәк.

"Минем кече Ватаным" – Россиянең бөтен авыл территориясен бер ресурста берләштерүче үзенчәлекле халык энциклопедиясе ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International