Татарстанда 125 мең тоннадан артык азык әзерләнгән

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда 125 мең тоннадан артык азык әзерләнгәнКүпьеллык үләннәр 219,6 мең га мәйданда чаптырылган.

Бүгенге көнгә бер баш терлеккә шартлы рәвештә 2,10 ц азык әзерләнгән. Кышлык өчен 69,2 мең тонна печән, 292,5 мең тонна сенаж һәм 2 мең тонна ботак-азык әзерләнде. Моннан тыш, 5,4 мең тонна сенаж махсус төргәкләрдә тупланды – шундый рәвештәге азыкта кыш буена туклыклы матдәләр сакланып кала.

Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Апас, Баулы, Зеленодольск, Кайбыч муниципаль районнарында азык әзерләү аеруча уңышлы алып барыла.

Шул ук вакытта Чистай, Балык Бистәсе, Минзәлә, Тукай, Саба һәм башка муниципаль районнарда бер баш терлеккә бары тик 0,87дән 1,9 центнерга кадәр генә азык әзерләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International