Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, республикада 2,9 мең тонна ботак-азык, 471,8мең тонна сенаж һәм 99,2 мең тонна печән әзерләнгән. Шартлыча бер баш хайванга 3,3 центнер азык берәмлеге туры килә.
Печән әзерләү буенча Буа, Нурлат, Баулы муниципаль районнары алда бара, сенаж әзерләү буенча - Буа, Апас, әлки муниципаль районнары.
Агымдагы елның 23 июненә Татарстанда 286,1 мең тонна күпьеллык үлән чаптырылган һәм җыелган, бу фаразланганнан 63%тәшкил итә.
Республика аграрчылары үсемлекләрне ашламалауны (600,9 мең га), чүп үләннәргә каршы эшкәртүне (1530,0 мең га), авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртүне (864,6 мең га) дәвам итәләр.