Азык әзерләү, урак өсте – авыл хезмәтчәннәре өчен иң киеренке вакыт. Азык әзерләү кампаниясе чорында “Сөт ил” ҖЧҖ филиалларына ярдәм итү өчен механикалаштырылган өч отряд копплектлаштырылды.
Болар - Кукмара элеваторының механикалаштырылган отряды, Мөслим ХПП мехотряды һәм Чистай мехотряды. Аларның һәркайсы берничә «Полесье» азык җыйгыч комбайны, КамАЗ автомобильләре, тыгызлап тутыра торган К-700 тракторы һәм «Амкодор» погрузчиклары белән комплектлаштырылган. Чистай механикалаштырылган отряды - «Сөт иле» , «Лаеш» һәм «Аксу» ҖЧҖ филиаллары кырларында, Мөслим ХПП механикалаштырылган отряды - “Уңыш” кырларында, Кукмара механикалаштырылган отряды “Дуслык” авыл хуҗалыгы җирләрендә күпьеллык үләннәр чаптыралар, дип хәбәр ителә «Просто молоко» ИК сайтында.