Нурлат шәһәрендә карантин кертелә торган чүп үләне – өч бүлемтекле амброзия буенча семинар-киңәшмә һәм аңа каршы көрәш чаралары турында киңәшмә узды

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районы администрациясендә «Өч бүлемтекле амброзия  райондагы вәзгыять, аңа каршы көрәш чаралары, карантин фитосанитар режимын үтәү»темасы буенча семинар-киңәшмә узды.

Семинарда район башлыгы Равил Кузюров, Нурлат шәһәренең башкарма комитет рәисе НәгыймСафиуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, районның мәгариф бүлеге вәкилләре, район авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Төп нотык белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең фитосанитар күзәтчелеге, ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Ахмедьянов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул республикада һәм районда гомуми карантин фитосанитар вәзгыятенә, амброзиянең зарарлылыгына тукталды, аңа каршы көрәш чаралары һәм аның таралуын булдырмау, Нурлат районында өч бүлемтекле амброзия буенча карантин фитосанитар режимы турындагы мәсьәләләргә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International