Владимир Путин: Ресурслар мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Бүген сүз АПКга дәүләт ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең мондый ярдәмнән файдалана алулары турында барырга тиеш”, - диде Россия Президенты Владимир Путин 18 июньдә Ставрополь дәүләт аграр университетында авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә. Әлеге тармакка ярдәм күрсәтүгә федераль бюджеттан гына да ел саен 200 миллиард сум акча бүлеп бирелгәнен искә төшерде. “Бу ресурслар мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш. Бюджет дисциплинасы югары булырга тиеш, бүленгән акчалар конкрет товар җитештерүчеләргә вакытында килеп җитәргә тиеш, чөнки бу юнәлештә проблемалар бар әле”, - диде Президент.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт сәясәтенең озак сроклы структур планнарны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән булырга тиешлегенә басым ясалды. Мондый ярдәмнең өстенлекләре тармакның реаль ихтыяҗларына туры килергә тиеш. “Бюджетның һәр тиене авыл хуҗалыгын үстерүгә эшләргә тиеш, көчле, уңышлы эшләүче предприятиеләрне һәм перспектив, шул исәптән импортны алмаштыручы, юнәлешләрне кызыксындырырга кирәк. Бүген импортны алмаштыручы юнәлешләргә ихтыяҗ зур. Билгеле ки, без банан үстерә алмыйбыз, әмма бездә конкуренциягә сәләтле культуралар аз түгел”, - диде Владимир Путин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International