ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Шушы көннәрдә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре хуҗалык эшчәнлегенә анализ, бюджетлау, кооперация, салым салу, инвест-планлаштыру, кредит учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү, шулай ук граждан-хокук мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә консультация ярдәме күрсәтү буенча түгәрәк өстәл уздырдылар.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы федеральзакондагы үзгәрешләр хакында хәбәр итә.

Татарстан Республикасының күп хуҗалыклары шикәр чөгендере мәйданын арттыралар,аларның кайберләре өчен ул төп культура.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2015 елның 2 октябренә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә Тәтеш муниципаль районының «Бакырчы» ҖЧҖ базасында АПК хезмәткәрләренең хезмәтен саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарында файдаланылмаган җирләрне муниципаль милеккә күчерү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне теркәү, аренда шартнамәләрен төзү, милеккә җир рәсмиләштергән крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси эшкуарлар өчен җирләрне ызанлау чыгымнарын каплауга субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Татарстанстат белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы икътисады буенча 2015 елның 9 аенда уртача хезмәт хакы 28,6 мең сум тәшкил итә

11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
9-10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.
Республикада 2015 елга яшелчә-бәрәңгесаклагычларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру тәмамланды. Татарстан Республикасының 15 муниципаль районында 36 яшелчә-бәрәңгесаклагычка ремонт ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International