Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2015 елның 2 октябренә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде.
Килешүдә, аны имзалаган көннән Татарстан Республикасының бюджеттан тыш икътисад секторы оешмаларында айлык минималь хезмәт хакы 7309 сум күләмендә билгеләнә, дип күрсәтелә.
Шулай итеп, 2015 елның 2 октябреннән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация түләүләрен һәм кызыксындыру чараларын да кертеп), әлеге хезмәткәр эш вакыты нормасын һәм хезмәт йөкләмәләрен тулысынча башкарганда, 7309 сумнан да ким була алмый. Республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» федераль закон нигезендә билгеләнә (2015 елның 1 гыйнварыннан – айга 5965 сум).
Әлеге килешү тексты агымдагы елның 9 ноябрендә – «Республика Татарстан» газетасында һәм 10 ноябрендә«Ватаным Татарстан» газетасында басылып чыкты.
Хезмәт өчен минималь түләү буенча дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Хоук бозулар булган очракта, хезмәткәр Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарынамөрәҗәгать итәргә хокуклы.