Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының хуҗалык субъектларына калдыкларны зарарсызландыру һәм урнаштыру эшчәнлегенә яңа төр лицензия алырга кирәк

2015 елның 13 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы федеральзакондагы үзгәрешләр хакында хәбәр итә.

2015 елның 1 июленә кадәр әлеге Законда хәвефлеге I - IV класслардагы калдыкларны зарарсызландыруга һәм урнаштыруга гына лицензия алу каралган иде. 2014 елның 29 декабрендәге 458-ФЗ номерлы федераль законның 16 статьясы нигезендә гамәлдәге законга яңа таләпләр кертелде, алар хәвефлеге I - IV класслардагы калдыкларны җыюга, транспортлауга, эшкәртүгә, утильләштерүгә, зарарсызландыруга һәм урнаштыруга лицензия алуны күздә тота.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының хуҗалык субъектларына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 3 октябрендәге 1062 номерлы карары нигезендә эшчәнлекнең әлеге төрен гамәлгә ашыруга яңа төр лицензия алырга кирәк.

Моннан тыш, калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы затлар мәгариф учреждениеләрендә һөнәри әзерлек үтәргә һәм хәвефлеге I - IV класслардагы калдыклар белән эшләү хокукына таныклык (сертификат) алырга тиешләр. Һөнәри әзерлек өчен түләү күләме якынча 3 500 сум.

Яңа лицензия алу өчен 7500 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Лицензияләүче орган – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. Лицензия бирү срогы - 45 эш көне, документның гамәли срогы чикләнми.

Эшчәнлекне яңа лицензиясез гамәлгә ашырган өчен түбәндәге санкцияләр билгеләнергә мөмкин: административ штраф, эшчәнлекне туктатып тору, эшләнгән продукцияне, җитештерү җайланмаларын һәм чималны конфискацияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International