Татарстанда шикәр чөгендере мәйданын арттыралар

2015 елның 13 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының күп хуҗалыклары шикәр чөгендере мәйданын арттыралар,аларның кайберләре өчен ул төп культура. Чөнки татлы тамырның бер гектарыннан керем 100 мең сумга кадәр җитә яисә аннан да күбрәк була.

Быел республикада шикәр чөгендере мәйданы 57,7 мең га тәшкил итә (узган елга караганда 10 мең гектарга артык). Тулаем җыем - 2 млн. тоннага кадәр, уртача уңдырышлылык - 347 ц/га.

Шикәр заводларының техник модернизациясе тәүлеккә 15 мең тоннага кадәр шикәр чөгендерен эшкәртергә мөмкинлек бирә. 13 ноябрьгә 1,1 млн. тонна чимал экәртелгән, сырья, 161 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 42 мең тоннага күбрәк.

Тулаем җыем һәм уңдырышлылык буенча Зәй районы алда бара (344,6 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уңдырышлылык - 410 ц/га) һәм аннан кала Буа районы (280 мең тонна җыелган, уңдырышлылык - 357 ц/га).

Республика буенча иң күп тулаем җыем - «Агрокөч төркемнәре» ААҖендә. Агрофирмада әлеге культураны игүгә зур игътибар бирәләр. Агрономнар оптималь гибридларны бик җентекләп сайлыйлар. Моның өчен алар төрле җитештерүчеләрнең төрле гибридларын ел саен үзләре сынап карыйлар, алынган нәтиҗәләр буенчаоптималь гибридларны сайлап алалар. Бу яхшы шикәрле югары уңыш алуның төп серләреннән берсе.

Агымдагы елда «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖендә 20 тәҗрибә гибриды чәчкәннәр. Иң яхшы күрсәткечләр биргән гибридлар түбәндәгеләр: «Дубравка» (тәэмин итүче - «КВС», уңдырышлылык - 660 ц/га), «БТС» («Бетасид» - 603 ц/га), «Леопард» («Сесвандерхаве», Бельгия, 540 ц/га), «Крокодил» («Сесвандерхаве», Бельгия,  512 ц/га).

Күп хуҗалыклар арасында быел Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖнең күрсәткечләре дә яхшы. Анда 700 га мәйданда 28 мең тонна шикәр чөгендере алдылар, уңдырышлылык – гектардан 400 центнердан артыграк, табышлылык 28% тәшкил итә. Киләсе ел өчен букультурага җир әзерләнгән һәм ашлама кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International