Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының бишенче агымында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Татарстан Республикасында 14 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама районында 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең табигый ресурслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Дарий Тюрин «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.
Кичә Казанда Казан агрономия фәнни мәктәбенең 105 еллыгына багышланган «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге: технологияләр, инновацияләр, базарлар, кадрлар» темасына VI халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде.
Лаеш районының Көек авыл җирлегендә сөт терлекчелеген үстерүгә юнәлдерелгән яңа фермер проекты гамәлгә ашырыла. Ел саен кимендә 1200 тонна сөт җитештерелә торган 200 баш эре мөгезле терлек өчен ферма төзү планлаштырыла. Әлеге проект ярдәмендә кимендә сигез эш урыны булдырылачак. Инвестицияләр күләме 70,589 млн сум тәшкил итәчәк. Муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов бу идеяне Лаешта инвестиция советында хуплады.
Казанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» мәгариф проектының бишенче агымында катнашучылар бизнес-планнарын якладылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты, Россельхозбанк вәкилләре составындагы комиссия 30дан артык бизнес-проектны карады һәм проектларга барысына да диярлек бик әйбәт эшләнгән булуы һәм актуальлеге өчен югары бәя бирелде.
Бүген Россиядә бер мең сумлык яңа формат купюрада сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирү башланды. Сайлау өчен барлыгы 25 вариант тәкъдим ителгән. Идел буе федераль округы объектлары арасында Игенчеләр сарае бинасы да бар.
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында республика халкы тарафыннан алты социаль министрлык өчен киләсе елга билгеләнә торган ачык максатларны һәм бурычларны сайлау буенча онлайн-тавыш бирү бара.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Минем Җирем - Россия» бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясалды. Быел конкурска Россиянең 79 төбәгеннән массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм блогерлардан 1562 гариза килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең табигый ресурслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Дарий Тюрин эш сәфәре белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булдылар.