Татарстан Республикасының Апас һәм Тәтеш муниципаль районнарында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, республиканың муниципаль районнарындагы җирле үзидарә органнары һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм умартачылар катнашты.
Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге халыкара базарга, шул исәптән Кытай Халык Республикасына бөртекле продукцияне экспортлау номенклатурасын киңәйтү максатларында даими нигездә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән эшли.
“Татарский” үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ республиканың сөрүлек җирләренең минераль азот белән тәэмин ителешен бәяләү өчен ел саен мониторинг үткәрә. 2025 елда язгы азот диагностикасы ике зонада – Кама алды һәм Идел алды зоналарында үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы узды. Чара министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2025 елның 13-18 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумы узачак.
Россия сөт берлеге Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Казанда II Илкүләм сөт конгрессын үткәрәчәк. Чара 4 - 6 июнь көннәрендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.
15 марттан Татарстан Республикасында кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Ярминкәләрдә, гадәттәгечә, фермерлардан, кооперативлардан һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән натураль продуктларны отышлы бәяләрдән сатып алырга мөмкин.
Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» белем бирү программасын үзләштерүчеләр Татарстан Республикасында социаль юнәлешле яңа проект башлап җибәрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Ааыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов көзге культураларны тукландыру, сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш һәм язгы кыр эшләре өчен һава торышы фаразлары турында сөйләде.
Татарстан Республикасында агросәнәгать предприятиеләре арасындагы конкурс кысаларында авыл хуҗалыгы оешмаларының 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен арттыру максатларында аларның әзерлекләрен кабул итү уздырылды.