Фәрит Мөхәммәтшин: «АПК хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм Татарстан үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәбез»

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары катнашты — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче муниципаль районнары һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты.

Эш сәфәре кысаларында семинар-киңәшмәдә катнашучылар шәхси эшкуар И.М. Дәрҗемановның мәрсин балыгы маймычларын үстерү эшчәнлеге белән, «Фермер» эшкәртү-тәэмин итү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлеге, шулай ук Олыяз авыл мәдәният йортында агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсе белән таныштылар.

Шәхси эшкуар Дәрҗеманов Илшат Миңнеәсхать улы елга 500 000 кг мәрсин балыгы маймычлары һәм 50 кг уылдык җитештереп, аларны сату белән шөгыльләнә. Цехның мәйданы 1000 кв. м тәшкил итә һәм ул Россиядә җитештерелгән җайланмалар белән җиһазландырылган.

«Фермер» эшкәртү-тәэмин итү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 2019 елда яңа оешкан һәм гамәлдәге авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү программасы буенча 15 млн сум күләмендә грант откан. Грант акчаларына сөт эшкәртү цехы төзегән һәм сөт сату өчен техника сатып алган. Бүген ул кооператив әгъзаларыннан һәм халыктан сөт сатып ала, аннары аны суытылган килеш сөт комбинатына тапшыра. Шулай ук ит эшкәртү эшен башлап җибәргән. Җитештерү эшчәнлегеннән тыш, «Татарча кунакчыллык күрсәтүче «У Mapca классно» фермер хуҗалыгы» проекты буенча агротуризмны актив үстерә.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә Фәрит Мөхәммәтшин, барлык кыенлыкларга да карамастан, республика үзен үзебездә җитештерелгән төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә, дип билгеләп үтте.

«Без Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү буенча, һичшиксез, лидерлар, бәрәңге буенча - 2 урында, шикәр чөгендере буенча – 6 урында, йомырка җитештерү буенча - 7 урында, терлек һәм кош ите буенча – 8 урында, бөртекле ашлык буенча 10 урында торабыз. Бездә, ил буенча караганда, мөгезле эре терлекләр иң күп санда исәпләнә - 2024 ел йомгаклары буенча - 854,9 мең баш, шул исәптән 317 меңгә якын сыер бар», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге исеменнән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм Татарстан үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул, республикада авыл җирлеген социаль-икътисадый үстерү буенча программа механизмнары күптән гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте, мәсәлән, шундый программаларның берсе - «Татарстан Республикасында 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы. Узган ел аны гамәлгә ашыруга 13,6 млрд сум бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 2,8 млрд сум.

“Гамәлдәге программаларда активрак катнашуыгызны, республикада мөмкин булган башка ярдәм чараларыннан файдалануыгызны сорыйбыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Вадим Никитин әйтүенчә, яңа муниципаль программа кысаларында 5 һәм аннан күбрәк савым сыерлары тотучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм кече фермалар төзү буенча быелгы республика программасында катнашучыларга 155 саву аппараты сатып алганнар һәм тапшырганнар.

“Моннан тыш, яңа муниципаль программа буенча таналар һәм бияләр сатып алу өчен бер башка 50әр мең сум өстәмә түләүләр бирәбез”, - дип ассызыклады Мамадыш районы башлыгы.

Ул авыл халкына һәм эшкә урнашу өчен Мамадыш муниципаль районы авыл җирлегенә күченеп килүчеләргә яңа торак төзегәндә һәм икенчел торак сатып алганда социаль түләүләр бирү буенча яңа муниципаль программага игътибар юнәлтте, бу программа, беренче чиратта, яшьләрне авыл җирлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Вадим Никитин сүзләренчә, бүгенге көндә 18 граждан әлеге түләүләрне алу өчен документлар әзерли, аларның 12се башка районнардан һәм шәһәрләрдән күченеп килә.

Марат Җәббаров, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмнең иң нәтиҗәле һәм еш кулланыла торган төре - мини-фермалар төзү, дип билгеләп үтте. “Республика буенча терлекләрнең гомуми саны кимесә дә, соңгы алты елда мини-фермалар төзү программасында катнашучылар буенча сыерлар саны 5349 башка артты”, — дип ассызыклады министр.

Министр Валерий Рәхимовны мисал итеп китерде, ул 2019 елда дәүләт ярдәме белән 10 сыерга исәпләнгән мини-ферма төзегән. Үз бурычларын тулысынча үтәгән, хәзер 17 баш эре мөгезле терлеге бар, шул исәптән 10 сыеры. Узган ел фермер 2,5 млн сумлык 76,5 тонна сөт саткан.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү белән кызыксынучы муниципаль районнарда район бюджетыннан аларга ярдәм итү буенча үз программалары кабул ителә, төп статья – саву аппаратлары бирү.

2024 елда 18 районда, гомумән алганда, 9,7 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән, Кукмара, Арча районнарында шактый зур ярдәм күрсәтелгән. “Мамадыш районы бу елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга саву аппаратлары, терлекләр сатып алу, хезмәтләр күрсәтү өчен башта ук 11,5 млн сум акча бүлеп куйды. Һәр районга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча үз программасын эшләргә кирәк”, - диде министр.

Россиянең агросәнәгать комплексын ныгыту һәм төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешү өчен Татарстан Республикасы территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Шулай ук семинар-киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов «Авыл эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләре» темасына узган түгәрәк өстәлдә катнашты.

Кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен барлыгы 6 федераль юнәлеш һәм 9 республика юнәлеше буенча барлыгы 1 млрд 330 млн сум каралган, бу республика бюджетыннан ярдәм күләмен арттыру исәбенә узган елга караганда 170 млн сумга күбрәк. Республика ярдәменең төп статьялары – шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ел саен, ил күләмендә моңарчы булмаганча, ярты миллиард сумлык ярдәм күрсәтелә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.

Чара азагында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Җәббаров «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы» һәм «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләре буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Алдагы зона семинар-киңәшмәсе 26 майда Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International