Татарстанда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продукция җитештерү күләмнәрен арттыра

2025 елның 23 мае, җомга

"Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты" АҖ 2024 елга йомгаклар ясады. Предприятиенең барлык җитештерү мәйданчыкларында – Зеленодольскида, Чистайда һәм Буада – бер ел эчендә 250 мең тоннадан артык чимал сөте эшкәртелгән. Көнгә 683 тоннадан артык сөт эшкәртелгән.

Узган ел компания 116,6 мең тонна продукт чыгарган, ә комбинат тарафыннан 200 миллионга якын кап сөт продуктлары җитештерелгән. «Очень важная корова» бренды продукт чыгару күләме елдан-ел арта. 2024 елда әлеге марка продукты 45,1 мең тонна чыгарылган. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,7%ка күбрәк.

2024 елда модернизацияләүгә 516 млн. сумга якын тотылган. Капитал салуларның иң күбе Чистай филиалында эремчек участогын киңәйтү өчен яңа җайланмалар сатып алуга бәйле тотылган. Узган ел йомшак һәм классик эремчек җитештерүне арттыру буенча эш дәвам иткән, суыткыч-компрессор агрегатларын яңарту буенча проектлар эшли башлаган.

Бүгенге көндә предприятие Россия ритейлерлары өчен 122 үз атамасы белән һәм 37 төр продукция чыгара. Комбинатның сөт продуктлары Татарстан Республикасы буенча һәм илнең башка төбәкләрендә: Түбән Новгород, Самара, Тольятти, Оренбург, Ульяновскида һәм Башкортостан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия Республикаларында 4 500дән артык сәүдә ноктасында сатыла. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты үз продукциясен шулай ук Татарстан Республикасының барлык 63 сөт кухнясына һәм Татарстан һәм Россия муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләренең кайберләренә җибәрә.

Ел йомгаклары буенча предприятиенең кереме 14,1%ка арткан һәм ул, НДСны исәпкә алып, 17,1 млрд.сум тәшкил итә. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты фондларга күчерүләр рәвешендә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга түләүләрне һәм салым түләүләрен 572,8 млн. сум җибәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, комбинатның кадрлар составы 2023 елдан 1,5% ка арткан — бүген анда 1 203 кеше эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International