Бүген Әлмәттә газ эшкәртү заводларында метаннан алына торган азык аксымы (гаприн) җитештерү предприятиесен комплекслы сынау процессы башланды.
Чарада Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре белән килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов елга 1000 тонна микроб аксымы җитештерү предприятиесен гамәлгә кертүне мөһим вакыйга дип атады. Ул, алдынгы технология һәм үзебезнең азык аксымнары базасын булдыруга югары нәтиҗәле чишелеш гамәлгә ашырылган, дип ассызыклады. Татарстан Рәисе предприятие коллективына, шулай ук яңа продуктны булдыруда катнашучыларга - аграрийларга, биотехнологларга һәм инженерларга рәхмәт белдерде.
Җитештерү предприятиесендә табигый газдан гаприн җитештерү буенча яңа җайланманы комплекслы сынау кысаларында продукциянең тәҗрибә партиясе алынганган. Проектны гамәлгә ашыру «Биоикътисад» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә. Табылган биопротеин терлекчелектә, кошчылыкта, аквакультурада азык өстәмәсе буларак кулланылачак.
Проект агросәнәгать комплексын кирәкле азык өстәмәләре белән тәэмин итеп кенә калмыйча, табигый газны нәтиҗәле файдаланырга һәм җитештерү куәтләренең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Тәҗрибә-сәнәгать җайланмасы «Татнефтегазпереработка» идарәсенең җитештерү мәйданнарында төзелгән. Яңа завод өчен җайланмаларның 90 проценттан артыгы үзебезнең ил компанияләре тарафыннан тәэмин ителгән, алар арасында «Грасис» (Мәскәү), «ЗАВКОМ» (Тамбов), Бөгелмә механика заводы һ.б.
Тәҗрибә-сәнәгать җайланмасының куәте елга 1 000 тонна продукция җитештерерлек, якын киләчәктә җитештерү күләмен 30 000 тоннага җиткерү планлаштырыла. Яңа җитештерү предприятиесендә 70тән артык эш урыны булдырылган, алга таба тагын 100ләп эш урыны булдыру планлаштырыла.