2018 елның 1 маена булган белешмәләр буенча, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә чәчү эшләрен башкаруга 6,8 млрд. сум акча бирде, бу узган елның шушы чорыа караганда 2 мәртәбә күбрәк.
Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районында карбамид-аммиак катнашмасын җитештерү предприятиесе эшли.
24 майга Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында язгы культуралар 29,1 мең га мәйданда чәчелгән, бу барлык мәйданның 93%ын тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кырынды авылыннан Фирая һәм Альфред Солтановлар бытбылдык үрчетү белән шөгыльләнәләр.
24 майда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Алан» ҖЧҖендә үзйөрешле азык җыю комбайннарының техник торышын тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершык авылында Сөт бизнес академиясе базасында «Сөт терлекчелегендә ветеринариягә идарә итү» темасына семинар узды.
19 - 20 майда «Авиатор» техника паркы базасында республикада беренче мәртәбә агродизайн һәм фермерлык-сити өлкәсендә Агрохакатон узды.
Бүген Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Чистай Выселкасы авылында авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды.
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр. Мәсәлән, Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖендә чәчү эшләрен 7 мең га мәйданда башкардылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нда крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм районнарның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре рәисләре өчен семинар узды.