Марат Әхмәтов: «Крестьян-фермер хуҗалыкларында да, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлекләр санын саклау калу мөһим»

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Чистай  муниципаль районының  Чистай    Выселкасы авылында  авыл җирлекләре  башлыклары  өчен   зона семинар-киңәшмәсе  узды.  Аның  эшендә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов,   Татарстан Республикасы Президенты Аппараты  Җитәкчесе урынбасары  – Татарстан Республикасы Президентының   Территорияләр белән эшләү идарәсе  башлыгы    Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы  рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы   Дмитрий Иванов һәм  башкалар  катнашты.

Семинар-киңәшмәнең   практик өлешендә    Зәрия Хәмәтханованың  мини-фермасында  булдылар, авыл җирлеге  Советының  төзекләндерелгән бинасын  карап  чыктылар һәм Гагарин һәм Бакча урамнарында   юллар эшләренең  барышы  белән таныштылар.  

 Хәмәтхановалар йортында  11 баш  эре мөгезле терлек бар, шул  исәптән 5 савым сыеры. Узган  ел  шәхси  хуҗалык  программама  буенча     200 мең сум  күләмендә  субсидия  алган һәм шул  акчаларга  терлекчелек  бинасы төзегән. «Сөтне Чистай  базарында  сатабыз, безнең  даими клиентларыбыз  да  бар», – дип сөйләде  Зәрия Хәмәтханова.

Чараның  пленар өлеше  Чистай  Выселкасы  авылында күпфункцияле  Мәдәният  үзәгендә узды. 

Татарстан Республикасы Президентының   Территорияләр белән эшләү идарәсе  башлыгы    Илнур Гарипов,  районнарда хәзер  сәнәгать  мәйданчыклары  шактый, дип билгеләп үтте.  «Сезнең бурыч – бизнес белән шөгыльләнергә теләге  булган кешеләрне табу  һәм аларга   ярдәм итү, – диде ул, башлыклар  урынбасарларына һәм муниципалитетларның  башкарма комитетлары  җитәкчеләренә мөрәҗәгать  итеп.   – Бизнесны  үстерүнең  төп  шартларыннан берсе  - җитештерелгән продукцияне сату.   Соңгы  вакытта     электрон сәүдә  популярлашып  бара, без моны  үзебезнең эшкуарларга  төшендерергә тиеш ».

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов Заместитель республика  авыл хуҗалыгы  тармагының  бүгенге  торышы  белән таныштырды һәм дәүләт ярдәме  чаралары   турында  сөйләде.

2017 елда  кече  хуҗалыкларда   авыл хуҗалыгы  продукциясенең  тулаем күләме   130,5 млрд. сум булганын искә төшереп узды  ул  (гомуми күләмнән 50,9%). «Бу секторда  үсешне ел саен  5-6%ка арттырлык  бездә  резервлар җитәрлек, – диде  министр. – Моның  өчен  крестьян-фермер хуҗалыкларында  да,  шулай  ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда  да  терлекләр санын  саклау  калу  мөһим».

Ул  үз чыгышында Татарстанда    шәхси ярдәмче хуҗалыкларга   каралган  ярдәм чараларының төрләре   турында  әйттеп узды. Мәс., сөтчелек юнәлешендә кече  фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга, башмак таналар сатып алуга,   3 яшьтән зуррак  булган  бияләр  тоту өчен  азык  сатып  алуга,     ветеринария  буенча   профилактик  чаралар  уздыруга. Фермерларга  ярдәм итү максатларында   «КФХ базаларында  терлекчелек фермаларын үстерү», «Яшь   фермерларга  ярдәм», «Авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү»  программалары  һәм башкалар  гамәлгә ашырыла.  «Авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерүдә дә шактый  мөмкинлекләр бар. Берләшеп, фермерлар үз чыгымнарын  киметәләр һәм продукцияне уртак  эшкәртү һәм сату  нәтиҗәсендә бәяләрне арттыра алалар», – дип ассызыклады  Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы  шулай  ук  биологик  калдыкларны  җыю  һәм утильләштерү һәм ташламалы  кредитлау  мәсьәләләренә дә тукталды.

Киңәшмә барышында шулай ук  Татарстан Республикасы икътисад министрының  беренче  урынбасары  – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры  Рөстәм Сибъгәтуллин,  муниципаль  район башлыгы Дмитрий Иванов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы  рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин һәм башкалар чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International