Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Алан» ҖЧҖендә үзйөрешле азык җыю комбайннарының техник торышын тикшерделәр

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

24 майда  Татарстан Республикасы Теләче  муниципаль районының «Алан»  ҖЧҖендә үзйөрешле  азык  җыю комбайннарының  техник торышын  тикшерделәр.  Әлеге чарада   районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы  Рәлиф Низаметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлекчәсе  башлыгы Хәмит Нәзиров, районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  белгечләре  катнашты.

Тикшерү барышында  комиссия  үзйөрешле  азык  җыю комбайннарының  техник әзерлеген тикшерде.  Хезмәтне саклау һәм янгын  куркынычсызлыгы иминлеге таләпләренең үтәлешенә аерым игътибар бирелде.    

Хәмит Нәзиров сүзләренә караганда,   механизаторлар  Марат Сибъгәтуллин («Полесье» К-Г-6 комбайны) һәм Айрат Сабиров («Мак Дон» үзйөрешле  чаптыргычы) үз техникаларын  сезонлы  эшкә  бик җентекләп әзерләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International