Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершык авылында Сөт бизнес академиясе базасында «Сөт терлекчелегендә ветеринариягә идарә итү» темасына семинар узды. Укуларны «Нәтиҗәле терлекчелек буенча ФҖҮ (НПЦ)» ҖЧҖенең генераль директоры Михаил Вареников һәм «Нефтехимагропром» ҖЧҖенең ветеринария табибы Рөстәм Галләмов үткәрделәр.
Укулар барышында савым сыерларын карау һәм тукландыру мәсьәләләре, эре мөгезле терлекләр авыруларын профилактикалау һәм дәвалау ысуллары һәм башкалар каралды.