Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Татарстанның  кайбер  хуҗалыкларында  язгы   чәчүне төгәлләделәр. Мәсәлән,   Әлки муниципаль районының   «Хузангай» ҖЧҖендә  чәчү эшләрен   7 мең   га   мәйданда  башкардылар. Шул  исәптән арпа -  3,7 мең   га, солы – 1,3 мең   га, көнбагыш  –   1,6 мең   гектардан  артык, кукуруз – 550 га, карабодай – 320 га.

Чәчүлекләрдә   механизаторлар   Вячеслав Илюхин һәм Илгиз Гиниятов аеруча тырышып эшләделәр. Дым каплатуда –   Илнур Шиһапов, Юрий Козырев һәм Рәис Насыйбуллин, туфрак эшкәртүдә  Әмир Нуретдинов һәм  Фәнзил   Мөхәммәтҗанов та  тырышлык  күрсәттеләр.

Мөслим муниципаль районының   «Намус» агрофирмасы” ҖЧҖендә  язгы культуралар   5,7 мең   га мәйданда  чәчелде, шул  исәптән  арпа – 2,7 мең   га, бодай  – 3 мең   га,   шикәр чөнгендере -  4,8 мең   га. Предприятие  директоры Фәрит Гыйрфанов әйтүенчә, чәчү кырларында  эшне ике  смена оештырып,  тәүлек буе  эшләгәннәр, барысы  50ләп кеше  эшләгән.

Гомумән, республика  буенча   23 майга  язгы   культуралар  1615 мең  гектарда  чәчелгән,  бу  планнан  91% тәшкил итә. Бөртекле  сабан   культуралары   973,2 мең га,  ягъни   барлык мәйданның   95%ында  чәчелгән.   Көнбагыш –  117,4 мең   га (91%), рапс – 101,9 мең   га (94%). Бәрәңге   2,9 мең   га (51%) мәйданда  утыртылган, яшелчәләр   –  1,5 мең   га (67%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International