Татарстанның Кайбыч районында чәчү эшләрен барлык мәйданның 93%ында башкардылар

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

24 майга  Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында  язгы   культуралар    29,1 мең  га мәйданда   чәчелгән, бу  барлык  мәйданның  93%ын  тәшкил итә. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  белгечләре  сүзләре буенча,   «Дубрава» агрофирмасы” ҖЧҖенең  барлык  өч филиалында  да  арпа чәчү  төгәлләнгән, в ПККХ «Яңа юл»  җитештерү  хуҗалыгында  сабан  бодае  һәм борчак чәчү  төгәлләнгән. 

«Дубрава» агрофирмасы” ҖЧҖ  3 нче  филиалының Кушкүл авылы янәшәсендәге  басуында  механизаторлар Василий Федоров, Евгений Таймасов   һәм  Олег Герасимов эшли.

«Бу ел минем  өчен  27нче  чәчү  кампаниясе, – дип сөйләде  Василий Федоров. – 1991  елда  армиядән кайткач  механизатор булып  эшли башладым. Минем игезәк-сыңарым   Владимир да   механизатор. Без икебез  дә әтиебез Кузьма   эшен  дәвам иттек, ул бөтен    гомерен   туган  ягына  багышлаган  җир кешесе.  Без коллективта  дус-тату эшлибез,  эшләү өчен  бөтен  шартлар    бар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International