19 - 20 майда «Авиатор» техника паркы базасында республикада беренче мәртәбә агродизайн һәм фермерлык-сити өлкәсендә Агрохакатон узды. Чара «Поколение зеленых воротничков» (“Яшел якалылар буыны”) проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә үткәреде.
Агрохакатонның беренче көнендә анда катнашучылар “Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО эшчәнлеге һәм (“Яшел якалылар буыны”) проекты белән таныштылар. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты психологы Эльвина Бабаева командада эшләүнең өстенлекләре турында сөйләде, «SmartAgro» проекты авторы Евгений Клочков – ««акыллы» теплицалар»ны эшләү һәм прогрессив үсемлекчелек турында.
Лекцияләр белән шулай ук «Panda School» уку үзәге директоры Виталий Власенко һәм практик дизайнер Юлия Петрушина чыгыш ясадылар.
Икенче көнне яшьләр проектлар эшләү белән мәшгуль булдылар. Шуннан соң питч-сессиядә катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре 2018 елның 31 маенда игълан ителәчәк, дип көтелә.