Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кырынды авылыннан Фирая һәм Альфред Солтановлар бытбылдык үрчетү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә алар хуҗалыгында 2,5 мең баштан артык кош бар.
«Бездә шулай уку казлар, үрдәкләр һәм тавыклар да бар, – ди Альфред. – Һәркөнне иртән сәг. 4тә торам, кош-кортларга катнаш азык әзерлим. Мәшәкать белән вакытның узганын да сизми калам, кайчак үзем ашарга онытып җибәрәм».
Эшкуаралар продукцине Әгерҗе һәм Ижау шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә саталар. «Моннан тыш, район кулланучылар җәмгыяте һәм башка эшкуарлар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Туганнар да булыша – продуктларны Чаллыга һәм Казанга алып китәләр. Бу шәһәрләрдә дә даими сатып алучылар бар инде, –диде Фирая. – Мәшәкатенә карамастан, бу эш безне сөендерә, шулай ук керем китерә. Безгә эшебез дә, авылда яшәү дә бик ошый».