Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында продукцияне электрон сәүдә аша сату мөмкинлекләрен карадылар

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нда  крестьян-фермер хуҗалыклары  башлыклары,  авыл хуҗалыгы  кооперативлары һәм районнарның  фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары   ассоциацияләре рәисләре өчен  семинар  узды.  Анда   продукцияне   электрон сәүдә аша  сату  мөмкинлекләрен  карадылар.

Төп нотык  белән  Саба  муниципаль районының  Байлар  Сабасы  ш.т. поселогыннан  эшкуар  Алим Галимуллин чыгыш  ясады.   Күптән түгел ул һәм аның  хатыны  Эльвира җиләк-җимеш  культуралары  үсентеләрен сату буенча  кибет ачканнар.  Алим Галимуллин билгеләп үткәнчә, сатуның  70%  Интернет аша башкарыла. Эшкуар  «Гафэль» предприятиесенең сайты, Инстаграмм социаль челтәренең  өстенлекләре турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International