ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән   кергән  мәгълүмат  буенча, соңгы   вакытта продукциянең тәңгәллеген  һәм аны сертификацияләү буенча хезмәт күрсәтү хокукы  булмаган  затлар тарафыннан интернет электрон  челтәре аша лаборатор тикшерүләр уздыру буенча  ялган хезмәтләр күрсәтү  очраклары күбәйгән.

Чүпрәле  муниципаль районында  бөртекле  культуралар уңышын җыюга        керештеләр. Беренчеләрдән  булып”Ак Барс-Чүпрәле” ҖЧҖенең  Яңа Кәкерле филиалы комбайнчылары тотынды. 


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды. Министр белән белән бергә «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин йөрде.

“Агрокөч”  Россия агрохолдингларының төгәл игенчелекнең инновацион  технологияләре проектын  беренчеләрдән булып  гамәлгә ашыручыларның  берсе.    

Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия.

25 июльгә оператив   белешмәләр  буенча, республикада 6,2 мең  гектар мәйданда 21 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш - 34,1 ц/га.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанның АПК делегациясе атчылык  тармагындагы  белемнәр  тәҗрибәсе  белән алмашу өчен  Казахстан Республикасына барды.  Делегация  составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ   белгечләре,   «Казанский» ат  заводы вәкилләре һәм  атчылык белән шөгыльләнүче  фермерлар кергән иде.

Бүген Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы игенчеләре бөртекле культуралар җыюга керештеләр.Районда урып-җыюга беренчеләрдән булып "Авангард" агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты.

20 июльдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында   «Минем җирем Россия – 2018» мәгълүмати-агарту  проектларының Бөтенроссия  иҗат  конкурсы  жюриының  беренче  утырышы узды.   

Беренчеләрдән булып   “Сарман”  агрофирмасы”  ҖЧҖ   механизаторлары  уракка төште.  Аларга бөртекле һәм  кузаклы  культураларны   12,9 мең гектар  мәйданда  җыеп  аласы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International