Шушы көннәрдә Яңа Чишмә муниципаль районында комбайнчылар арасында икенче бишкөнлек хезмәт ярышына йомгаклар ясадылар. Нәтиҗәләр буенча алдынгыларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр бирелде (комбайнчыларга – 2000 сум, аларның ярдәмчеләренә һәм машина йөртүчеләргә – 1000сум).
«Лексион» комбайнында эшләүче комбайнчылар арасында Владимир Нестеров («Агро-Основа» ҖЧҖеннән) ярдмчесе – улы Руслан белән бу бишкөнлектә 283 тонна ашлык суктырганнар (урак башланганнан бирле - 657 тонна).
«Нью-Холланд» һәм «Дон» комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында бишкөнлек алдынгысы итеп «Анисимов О.А.» КФХыннан Александр Анисимов (ике бишкөнлектә рәттән), ярдәмчесе Евгением Храмышев белән Дон-1500 комбайнында биш көндә 420 тонна ашлык суктырганнар (урак башыннан - 870 тонна).
Беренче мең тоннаны суктыруга “Кулон” агрофирмасыннан бишкөнлек җиңүчесе Владимир Гарев иреште. Ул «Акрос» һәм «Мега» комбайнчылары арасында җиңүче булып танылды (шулай ук ике бишкөнлектә рәттән). Ул ядшмчесе – үзенең энесе Александр белән «Акрос-580» комбайнында биш көндә 385 тонна ашлык суктырган (урак башланганнан бирле – 1014 тонна).
«Нива» һәм «Енисей» комбайнындагы комбайнчылар арасында иң яхшы күрсәткечләргә Ришат Хәмзин («Агро-Основа» ҖЧҖ) танылды, на комбайне СК-5 «Нива» комбайнында ул үзенең ярдәмчесе – улы Рәфис белән 136 тонна ашлык суктырган (барлыгы - 285 тонна).
Машина йөртүчеләр арасында комбайннардан 5 көндә иң күп иген ташучылар арасында МАЗ машинасын йөртүче Александр Парфенов булды («Кулон» а/ф) – 524 тонна (барысы - 1244 тонна).