2018 елның гыйнвар-июль айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сую өчен үстерелгән тере үлчәмдә кош-корт 119,2 мең тонна булды, бу - 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 3%ка күбрәк. Кош ите күләме сатылган тере үлчәмдәге терлек ите һәм кош итеннән 55% тәшкил итә.
Барлык төр хуҗалыкларда йомырка җитештерү 12,3%ка артты һәм бу 801,9 млн. данә тәшкил итә, авыл хуҗалыгы оешмаларында – 17% һәм 607,1 млн. данә. Фермер хуҗалыкларында һәм инвестиция компанияләрендә дә артым күзәтелә.
«Ак Барс» холдинг компаниясенең кошчылык блогында ит җитештерү – 6%ка (37,2 мең тонна) һәм йомырка 31 %ка (485,7 млн. данә) арткан. «Лениногорск кошчылык фабрикасы»нда йомырка җитештерү 20%ка арткан (38,2 млн.данә), Бөгелмә муниципаль районының «Племрепродукт» ҖЧҖендә (18,4 млн.данә), «Чайка» КФХында (12 млн.данә) һәм Мөслим районының «Шәңгәрәев Д.М.» КФХында (6 млн.данә), Менделеевск районыннан «Сәеталиев В.Р.» КФХында (1,3 млн.данә).
Кош ите җитештерүгә үзләреннән өлеш кертүчеләрдән: «Залесный» АФ” ҖЧҖ (2,8 мең. тонна күркә ите (+37%) һәм Зеленодольск муниципаль районыннан «Җиһаншин Б.Г.» КФХ (0,3 мең. тонна күркә ите (+63%), Тукай муниципаль районыннан «Ханнов Р.Х.» КФХ (0,2 мең. тонна +21%) һәм «Никифоров Г.Р.» КФХ (0,6 мең тонна +62%), Питрәч муниципаль районыннан «Кощаковский» АХП ҖЧҖ 145 тонна (+14%) каз, үрдк һәм күркә ите җитештерә.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә кош итенә ваклап сату бәяләре бер килога уртача 126,02 сум чыга, тавык йомыркасы - дистәсе 43,45 сум. Кош итенә бәяләр узган елга караганда 10,2 сумга артты, йомырка бәясе – шул ук дәрәҗәдә.