Татарстанда 2 миллион тонна ашлык суктырылган

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Оператив белешмәләр  буенча 2018 елның 16 августына республикада    2003,6 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 1 миллион тоннадан  артык  көзге бодай,  298,6 мең тонна – көзге арыш, 518,1 мең тонна – арпа, 69,7 мең тонна –  борчак.

Республика игенчеләре сабан бодае һәм солы суктыруга керештеләр. Бүгенгә сабан бодае 18,6 мең га, ягъни  планнан 5 % мәйданда  47,2 мең тонна җыелган, уртача уңыш - 25,4 ц/га. Солы  18,1 мең га  мәйданда 42,9 мең тонна җыелган,  уртача уңыш - 23,7 ц/га.

Сарман районы игенчеләре урак башланганнан бирле  90,4 мең тонна, ашлык  җыйганнар, Зәй районы – 88,4 мең тонна, Тәтеш районы – 88,3 мең тонна, Алексеевск районы – 81,7 мең тонна, Буа районы  – 81,6 мең тонна.

Татарстанда  чәчүлекләрнең яртысыннан артыгы  җыелган. Бөртекле һәм  кузаклы  культуралар 729,6 мең га мәйданда суктырылган. Иң күп мәйдан  Чистай  (29,5 мең га, планнан  58%), Алексеевск (28,8 мең тонна – 60%), Тәтеш (26,7 мең га -60%), Сарман (25,7 - 58%), Азнакай (25 мең га – 67%)  һәм Нурлат (24,8 мең га - 79%) районнарында суктырылган.

Татарстан Республикасы буенча уртача уңыш  - бер   гектардан   27,5 центнер.   Уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтендә  Зәй районы (уртача уңыш  – 39 ц/га), Актаныш (35,6 ц/га), Сарман (35,2 ц/га), Нурлат, Тукай, Тәтеш (по 33 ц/га) районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International