Теләче районында алдынгы комбайнчыларга сертификатлар тапшырдылар

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы кырларында бар куәткә урып-җыю эшләре бара. Оператив белешмәләр буенча,  15 августка,  районда 8,9 мең га чәчүлек мәйданы суктырылган,  бу  планнан  39,6 % тәшкил итә.  22,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - 24,8 ц/га.

14 августта Теләче муниципаль районы башлыгы  Илдус Зарипов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы  Рәлиф Низаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының     инвестиция сәясәте һәм максатчан  программалар бүлеге башлыгы  Илдар Гафуров районның алдынгы комбайнчыларына чираттагы акчалата   сертификатларны тапшырдылар.

Комбайнчылар арасында ашлык суктыру буенча алдынгылар рәтендә:  Фәрит Вәлиев - «Теләче Агро» (786 тн.) ҖЧҖеннән, Ренат Гатауллин  - «Алан» ҖЧҖеннән (747 тн), Фәргать Исмәгыйлев - «Теләче Агро» ҖЧҖеннән (695 тн), Илһам Мөҗипов -  «Алан» ҖЧҖеннән (680 тн), Садыйков Хазинур - «Теләче Агро»ҖЧҖеннән  (653 тн), аларның һәрберсе акчалата премияләр алды.

Шулай ук бөртекле һәм кузаклы культураларны чаптыручы алдынгы  комбайнчылар да акчалата премияләр белән  бүләкләнделәр, болар:   Хәмит Кәримуллин - «Игенче»   ҖЧҖеннән (705 га), Айрат Сабиров һәм  Рәфис Шәйхетдинов -  «Алан» ҖЧҖеннән (1108 га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International