Вице-премьер Алексей Гордеев авылны үстерү буенча аерым илкүләм проект булдыруны сорый

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Вице-премьер Алексей Гордеев президенттан авыл  территорияләрен үстерү буенча аерым илкүләм проект булдыруны сорый. Бу мәсьәләне эшләү хөкүмәткә һәм президент ярдәмчесе  Андрей Белоусовка йөкләнгән. Бу йөкләмәне  2018 елның  көзендә үк гамәлгә ашырып булмастыр –  мондый илкүләм проектны тизрәк булдыруның бердәнбер нәтиҗәле ысулы  –   тиешле фрагментлардан 2018 елның августына гамәлдә булган  илкүләм проктлар бюджетларыннан кимендә яртысын эшләү. Хөкүмәтнең икътисадый  блогында бу идеягә идеологик каршылыклар булырга мөмкин –  Владимир Путинның  май указында шәһәр     агломерацияләренә ярдәм итү   каралган иде.

“Ъ”га мәгълүм булганча,  вице-премьер Алексей Гордеев 3 августта Владимир Путинга гамәлдәге унике  илкүләм проектка тагын бер - “Авыл  территорияләрен үстерү” проектын өстәү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.  Президент тарафыннан хат 8 августта каралды,   Андрей Белоусовка бу  идеяне эшләп,  хәбәр итү  йөкләнде.   “Ъ” әлеге документ турында башка нәрсәне ачыклый алмады,  икътисад  министрлыкларында бу идея белән таныш түгелләр бугай.

Авыл   территорияләрендә  «куәтле җитештерү, табигый, демографик һәм мәдәни мөмкинлекләре тупланган», авыл  территорияләре Россия Федерациясенең  «территориаль бөтенлеген  тәэмин  итәләр»,  шул   ук   вакытта   авылда  эшсезлек  ике  мәртәбә артык,   миграцион  үсештә тискәре  коэффициент, искергән  торак  фонды һ.б.лар.

Авыл  халкының шәһәргә “агуы”, Алексей Гордеев фикеренчә, Россия Федерациясе  территорияләре үсешен туктата. Яңа проект булдыруның максаты  — авыл  территорияләрен комплекслы  үстерү.

Моңа кадәр  гамәлдә  булган  илкүләм  проектларда авыл   территорияләрен  үстерүгә шактый  зур әһәмият  бирелә.   Бу бигрәк тә  сәламәтлек  саклау, мәдәният һәм  санлаштыру  буенча  илкүләм проектларда  ачык  чагыла.  Аларга  шактый  зур  чыгымнар  да  каралган. 2019 елга аерым илкүләм проект төзү  катлаулырак, әлбәттә, чөнки бюджетта  бу юнәлешкә   каралган  акчаларның   күпчелек өлеше  тотылган  инде.  

Бу  тәкъдимне  тиз арада гамәлгә  ашырып булмауга ике  шарт  шик уята   Алексей Гордеевта.  Беренчесе –  2018 елгы май указында    «аграр» проектның булмавы: бу очраклы  гына түгелдер,  әлбәттә,  РФнең  агроикътисады күрсәткечләренең   яхшыруы  авыл  территорияләренә   моңа кадәр ясалган кертемнәр нәтиҗәсе дип саный Хөкүмәт, ә хәзерге чор 2007-2015 еллардагы  инвестициләрдән  “уңыш   җыю”  дип кенә  кабул ителә, күрәсең.   Икенчесе    –   2018 елгы илкүләм  проектның  нигезен хөкүмәт  катнашында   төзелгән    ЦСР  программасы тәшкил  итә: ул   программа   идеологларының берсе -  урбанизация процессыннан    файдалану,   хезмәт   җитештерүчәнлеге  куәтен  арттыру һәм ВВПны үстерү өчен  агломерацияләр үсешен  хуплау.

Илкүләм    авыл хуҗалыгы  проектының үзенә  каршылар булмастыр. Мәс., Россия халык хуҗалыгы һәм Россия Федерациясе  Президенты каршындагы  дәүләт  хезмәте академиясе (РАНХиГС) проректоры  Андрей Марголин,  авыл  территорияләрен  үстерүгә    ярдәм  итү форматы һәм  механизмнары буенча  фикер алышырга мөмкин   — бу  илкүләм проект та, дәүләт программаларын  киңәйтү  дә,   АПК  өчен   Агросәнәгатьне үстерү фонды да, авыл  территорияләрен үстерү өчен     территориаль   кластерлар да булырга мөмкин, дип, үз фикерен җиткерде.

"Коммерсант" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International