Минзәлә районында Ашлык логистикалау үзәге тәүлеккә 600 тонна ашлык эшкәртә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

13 августта Минзәлә муниципаль районы башлыгы   Айдар Сәлахов   «Калморза» ҖЧҖенең  алдынгы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды. Кыска вакыт  эчендә   «Калморза» ҖЧҖ  техник җиһазландырылган ашлык  һәм ашлык  эшкәртү  хуҗалыгына әверелде. 

Минзәлә   муниципаль районында  «Калморза» ҖЧҖендәге   Ашлык   логистикалау   үзәге тәүлеккә   600 тонна ашлык  эшкәртә ала. Бу үзәкне    2017  елда   «Минзәлә таңнары» агрофирмасын үзгәртеп  корганнан  соң  төзи башлаганнар иде. Хуҗалык инвесторы   Алмаз Шәрипов  башта ук   үлчәү  җайланмасы  һәм  Италияд эшләнгән ашлык киптерү    комплексы сатып ала. Комплексны   практикада  сынап караганнан  соң, быел шундый  ук, әмма куәтлерәк      комплекс  сатып  алырга хәл итәләр. Беренчесенең  җитештерүчәнлеге  250 тонна булса, яңасыныкы   – 350 тонна. Киптерү комплексы дымлылыгы   27%ка кадәр  ашлыкны  эшкәртүгә  исәптәнгән,   ул   шулай    ук  ашлыкны  чүптән арындыра. 

Хәзер  хуҗалыкта склад биналары  торгызу эшәләре алып барыла. Җәй  азагына  кадәр  «Калморза» ҖЧҖенең Логистика үзәге   25 мең тонна ашлык эшкәртүне һәм  18 мең тонна ашлык  саклауны планлаштыра.

Киләчәктә  хуҗалык базасында орлык хуҗалыгы  булдыру  планлаштырыла.  

Үзәктә Минзәләнең үзеннән һәм  күрше   районнардан  12 кеше эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International