АГРОКӨЧ урып-җыю кампаниясенең экваторын узды

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

АГРОКӨЧ холдингы 2018  елгы яңа  авыл хуҗалыгы сезонында уракның беренче көннәрендә үк  югары уңышларга иреште. Көзге бодай уңышы бер   гектардан   40 центнер тәшкил итте, арпа  - 35 ц/га, көзге  шепкән  - 8 ц/га.

Игенчеләр  җәмгысе   400 тонна   ашлык  җыярга өметләнәләр, бүген уракның   27 нче көне, көзге бодай 95 % мәйданда җыелган, бу урып-җыю эшләренең югары темпларда баруын күрсәтә.  Бүгенге көнгә уңыш 51,5 мең  га  мәйданда җыелган, ә  2017  елда  шушы көнгә  11 мең  га  мәйданда  җыелган булган. Көзге шепкән былтыргыга караганда шушы вакытка 21% күбрәк җыелган –     3 249 тонна; көзге бодай – 89% –  150 696 тонна; язгы арпа  - 7 587 тонна;  борчак - 100% - 996 тонна.

2018 елда урып-җыю кампаниясенә 900 миллион акча бүлеп бирелде.  Яңа сезонда урак   оптималь срокларда башланды, шуңа күрә көзге культураларны  вакытында җыеп алып, сабан культураларын да вакытында җыюга керешә алдылар. Бүген авыл хуҗалыгы культураларын җыю темпларын арттыру өчен кырларда  үзйөрешле чапкычлар – КСУ – кулланыла, алар элеваторда ашлык киптерүгә чыгымнарны киметүгә ярдәм итәләр һәм сыйфат күрсәткечләрен  арттыралар. Моннан тыш,    17 Fliegl ашлык туплау җайланмасы кулланыла.      Игенчеләр  шулай ук кыр шартларында кибәкләрне тарату җайланмасы  кулланалар, аны кулланудан  югары нәтиҗәләр көтелә – бу уникаль  авыл хуҗалыгы   эксперименты. Бүгенге көнгә без технологик җиһазлану буенча  алдынгылар рәтендә, шулай ук күрсәткечләр буенча да.

Өлгергән уңышны вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу өчен Холдинг  агрофирмалары тарафыннан алдан ук барлык комбайннарны  төзеклеге тикшерелде,  GPS-датчиклар куелды, алар белән комбайннарның  эш вакытында  тизлекләре тикшерелә. Кампаниядә бөртеклеләр җыюда  197 комбайн эшли, шулардан   «Агрокөч төркемнәр» ЯАҖенең мехотряды - 90 комбайн һәм   читтән җәлеп ителгән комбайннар – 26. Һәр  комбайнда икешәр белгеч эшли.   Ашлык ташуда  376 автомашина эшли. Уңышны арттыруга юнәлтелгән чаралардан микробиологик препаратлар, органик ашламалар ярдәмендә имгенчелекне  биологияләштерү, шулай  ук азотлы ашламаларны өлешләп куллану һәм яфрактан тукландыру чаралары ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International