Питрәч районыннан Эльвина Хаҗетдиновага машинага караганда комбайнны йөртү җиңелрәк

2018 елның 18 августы, шимбә

Комбайнчы – җиңел һөнәр түгел. Тәүлекләп эштә булырга кирәк. Кешедән  зур чыдамлык, сабырлык та таләп итә.  Әмма   бу  эштә нык ир-егетләр генә түгел,   ә  зифа буйлы, нечкә билле кызлар  да  эшли.  

Шундыйларның берсе – Питрәч кызы Эльвина Хаҗетдинова икенче сезон инде  үзенең сөйгән егете Евгений Семенов янында  комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Узган ел яшьләр атчылык хуҗалыгында уңыш җыйганнар иде,   быел – Кулай хуҗалыгында.

«Мин югары уку йортында  педагог булырга укыйм,инлиз һәм кытай телләре өйрәнәм. Узган ел  каникул вакытында  берәр җирдә эшләп аласым килдк, Женя үзенә ярдәмче булып тәкъдим итте дә, мин  ризалаштым, - дип сөйли Эльвина. – Әти-әнием, Дилбәр һәм  Ильяс Хаҗетдинов, моңа бик гаҗәпләнделәр, әлбәттә.  Әти бик гаҗәпләнде, көлеп  җибәрде,  кайчандыр ул үзе дә комбайнда эшләгән, әнием борчылды. Аннары  мине алар хуплады, билгеле.    Миңа кырда   эшләү ошап китте.  Женя мине   бар нәрсәгә өйрәтте. Аннары мавыгып киттем, башкалардан калышмыйча, уңышны вакытында җыеп бетерү теләге белән бар куәткә эшли башладым”.

«Ярдәмчем әйбәт,  барысын  да  белә,  хуҗалыкта  башка  комбайнчылар белән бертигез эшлибез», - ди Евгений.

Игенчеләрнең эш графигы бик киеренке.  Сәгать биштә торырга,  тиз  генә җыенып, кырга чыгарга кирәк, эш  сәгать  җиделәргә кадәр бара. Узган ел төнге  сәгать уникеләргә кадәр дә эшләгән вакытлар  да булган. Эш  барышында  төрлесе була, техника ватылган  вакытларда     Эльвина   ярдәмче башкарырга тиешле    барлык эшләрне эшли. Аның машина йөртү таныклыгы да бар. Хәзер менә комбайн да йөртә белә. Машинага караганда комбайнны йөртү җиңелрәк,  ди ул.  Былтыр яшьләр чит илнең  «Нью Холланд» комбайнында, ябык кабина һәм  кондиционерлы техникада эшләгәннәр, быел исә – иске «Нива»да  эшлиләр, бөтен җире тишек-тышык,  җилдән дә, эсседән дә сакланыр урыны юк.

«Авыр, әлбәттә, - ди Эльвина, - эш бер дә җиңел түгел. Әмма күңелгә җылылык өстәп  торучы  Женя минем янда. Бергә күңеллерәк тә,  ышанычлы да,  кирәк   чакта, таяныр кешем һәрвакыт янымда».

Кыенлыкларга карамастан, Эльвинаның кәефе күтәренке, мөмкинчелек  булса, киләсе елда да чыгам,  ди ул.

«Бу  шундый эш,  бөтен җаның-тәнең белән аңа күнегәсең. Серкәләнеп тулган алтын  башак кыры, борыннарны кытыклап торган икмәк исе, шул  икмәк  диңгезен ерып баручы кораблар гөрелдәве күңелләрне җилкендереп, сезон җитүгә комбайн штурвалына тарта башлый», - дип елмая Евгений. Ул үзе урып-җыюда уникенче ел эшли инде. Шул вакыт эчендә ул мәктәпне  дә тәмамлап чыккан, югары белем алып,    инженер-механик һөнәрен дә үзләштергән. Сөйгән кызы да янында, энесе Павел да хезмәт эшчәнлеген абыйсында   ярдәмче   булып башлап җибәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International